Рашат Шаймарданов: ярминкәләр шәһәр халкын кооператорларыбыз җитештергән продукция белән таныштыру өчен дә менә дигән мөмкинлек

27 декабря 2021 г., понедельник

Узган шимбә, 25 декабрь көнне Казанда быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылды.

Традиция буенча, кооператорлар тарафыннан шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын һәм ассортиментын беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе рәисе Рашат Шаймарданов, аның урынбасары Ренат Бикбов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр бәяләде.

 “Сентябрьдән башлап декабрь азагына кадәр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә узган ярминкәләрдә  республиканың төрле муниципалитетларыннан  утыздан артык кулланучылар җәмгыяте һәм кооперативлары югары сыйфатлы үз продукцияләрен тәкъдим итте”, - дип уртаклашып, ярминкә уздыруда үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткереп, киләсе ярминкәләрдә дә кооперативларның мул товарлар белән культуралы сәүдә оештыруына ышанычлык белдерде Рашат Шаймарданов.

Саннарга килгәндә, кулланучылар оешмалары тарафыннан сату мәйданчыкларына барлыгы 219 млн сумлык продукция китерелгән. 2469 тонна бәрәңге, 1376 тонна башка төр яшелчәләр, 308 тонна эре терлек һәм кош ите, 146 тонна он, 233 тонна ярма, 57,6 тонна карабодай, 320 тонна бөртекле ашлык һәм катнаш азык, 95 тонна шикәр комы, 13,9 тонна сөт, 16 млн сумлык үз продукция сатуга кертелгән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International