Татар казанында ниләр бар?

24 января 2022 г., понедельник

Күпләргә самса дип аталган камыр ризыгы билгеле. Карап торышка ул өчпочмаклы формада була һәм кагыйдә буларак анда ит кулланыла. Самса - ул традицион көнчыгыш ризыгы, әмма һәр милли кухняда да аны әзерләү буенча үз "серләре" бар. Кемдер сыер ите куллана, ә кемдер сарык итен артыграк күрә. Иткә өстәмә буларак еш кына суган һәм төрле тәмләткечләр (бигрәк тә төелгән борыч) кулланыла. Самсаны тавык ите һәм кишердән пешергән ризык буларак тәкъдим итәбез:

Тәмләткечләрдән тоз һәм төелгән кара борыч алабыз. Самса өчен камыр гадәттә катлам (аны кибеттән дә сатып алырга мөмкин) яки мөстәкыйль рәвештә (ике стакан он, бер стакан су, тоз һәм 100 грамм ак май) кулланыла.

Тавык ите һәм кишер самсасы өчен ингредиентлар:

Чүпрәсез катлы камыр - 500 г;

Тавык ите (филе) - 300 г;

Кишер - 1 данә;

Тоз һәм төелгән кара борыч;

Тавык йомыркасы (майлау өчен) - 1 данә.

Бераз он сибелгән тактага ясалган әзер камырны салырга. Аны юка итеп кисәргә, аннары тәлинкә ярдәмендә түгәрәк рәвештә кисеп алырга. Самса өчен эчлек әзерләргә кирәк. Моның өчен тавык итен вак итеп турарга, юылган һәм чистартылган кишерне кыргычтан кырырга кирәк. Барысын бергә тоз һәм борыч белән болгатырга. Эчлекне түгәрәк камырның үзәгенә салырга. Түгәрәк кырыйларын үзәккә кадәр тоташтырырга. Өчпочмак формасына китерергә. Самсаны табага салырга, йомырканың сарысы белән өстен майларга һәм бераз кунжут сибәргә кирәк. 180 градуста ярты сәгать пешерергә.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International