Һәрвакыт кайдадыр ашыгучы, көнгә бер тапкыр гына ашап та, 10 чакрым йөрергә сәләтле кешеләрнең бәйрәме килеп җитте. Әлбәттә, бу үзенчәлекле шәхесләр – студентлар. 25 гыйнварда Рәсәйдә студент көне билгеләп үтелә.
Студент вакыт яшьлекнең иң матур һәм күңелле чагы. Җәмгыятьтә аларның өлешен киңәйтү уңай нәтиҗә бирә.
Казан кооператив институты - республиканың перспективалы тармак югары уку йорты булып тора. Институтта әзерлек киләчәктә кооператив оешмаларында үз белемнәрен куллана алачакларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Үсү-камилләшүне, алгарышны өстен күргән, тырыш, актив, талантлы яшьләр – безнең киләчәгебез. Аларның укуда гына түгел, фәндә, спортта, сәнгатьтә казанышларга омтылуы олы хөрмәткә лаек.
Татарстан хәзерге көндә мәгариф һәм һөнәри осталыкка ия булган хезмәткәрләр әзерләү өлкәсендә кайбер төп юнәлешләр буенча алдынгылар сафында бара. Безнең студентлар һәм яшь белгечләр мәртәбәле илкүләм, шулай ук халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда зур җиңүләр яулый.
Соңгы елларда, куркыныч чир таралу шартларында, һәрберебез өчен зур сынау булды. Әмма бу кыенлыклар студентларны чыныктырды, үзләренә карата ышанычны арттырды, четерекле хәлләрдән чыгуның иң дөрес юлларын табарга сәләтле, хәвефләргә бирешмәслек көчле булуларын раслады.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк. Һәр елны Студентлар көнендә республикабызның иң зур премияләренең берсенә йомгак ясала. Чараның төп кунагы – Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. “Ел студенты” премиясе 2005 елдан бирле үткәрелә, студентлар 18 юнәлештә көч сынаша. 17 ел давамында уздырыла торган премиягә елдан-ел үзгәрешләр кертелә. Бу елны һәр юнәлештә студентлар 3 сынау узарга тиеш. Конкурсны “Ел студенты” премиясенә лаек булган күренекле шәхесләрдән торган комиссия бәяли. Гран-при лауретына дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелә.
Республикабызда яшьләрнең якты киләчәген тәэмин итү өчен бик күп проектлар бар. Татарстан Республикасы хакимияте яшьләргә ярдәм күрсәтү, яңа үрләр яуларга мотивация ясау өчен бик күп проектларга финанс ярдәм күрсәтә. Татарстан Республикасының Студентлар лигасы оешмасы үткәрә торган чаралар яшьләргә яшәешне уңай якка үзгәртү мөмкинлеген бирә. Республикабызда актив һәм талантлы яшьләр бик күп. Димәк, киләчәгебез чыннан да яхшы кулларда!