«Шушма» ашы (Суп «Шушма» по-Балтасински)
Ингредиентлар:
Татлы борыч – 70 г;
Яшел борчак – 20 г;
Кишер – 20 г;
Суган – 20 г;
Ак май – 5 г;
Бытбылдык йомыркасы – 1 данә;
Итле фрикадельләр – 35 г;
Тоз, кара борыч, укроп, яшел суган.
Татлы борыч, кишер, суганны кубик рәвешендә турап, табага салып ак майда артык йомшартмый гына пешереп алырга. Йомырканы пешереп, яртылаш турыйсы. Кайнап торган шулпага пешереп алган яшелчәләр, яшел борчак һәм тәмләткечләр саласы. Шулпа кайнап чыккач, йомырка, укроп һәм яшел суган саласы. Итле фрикадельләрне аерым шулпада пешереп, әзер булган ашка кушасы.
Ашларыгыз тәмле булсын!
.jpg)