Апас районы кулланучылар җәмгыятеннән рецепт

28 января 2022 г., пятница

Борай бәлеше (Балиш с полбой)

Ингредиентлар:

  • 1 кг борай ярмасы;
  • 0,700 г сыер ите
  • 0,400 г суган
  • 0,150 г ак май

Бәлешнең камыры өчен түбәндәге продуктлар алына:

  • 0,080 г маргарин
  • 0,050 г майонез
  • 1 данә йомырка
  • 0,100 мл сөт
  • 0,350 г он

Юган борай ярмасын тозлы суда әзер булганчы бүрттерергә, итне шакмаклап турагач, кайнап торган суда 15 минут пешереп алырга кирәк. Ваклап тураган суганны майда кыздырып алырга (кызартырга кирәкми), кирәгенчэ тоз, борыч кушып болгатырга кирәк. Эчлек әзер.

Камырны изеп бәлешне ясагач, 135-140 градуска чаклы кыздырылган духовкада 1 сәгать ярым пешерәсе.

Борай бәлеше әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International