Без - татар халкы, кара чәйне өстенрәк күрәбез, әмма яшел чәйнең сихәте зуррак, файдалы матдәләре күбрәк икәнен белеп бетермибез.
Яшел чәй, беренче очракта, иммун системасын яхшырта, матдәләр алмашын тәртипкә китерә һәм төз гәүдәле булып калырга ярдәм итә. Чәйдәге танин дигән матдәсе ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, пектиннар кандагы "начар" холестеринны киметә һәм атеросклероздан саклый. Яшел чәй эчәк инфекцияләре белән көрәшергә дә сәләтле. Токсиннарны һәм бөерләрдәге начар тозларны куып чыгара, ә аны даими кулланган кешеләрдә онкология авыруы барлыкка килүне дә тоткарларга мөмкин. Яшел чәй баш мие тамырларын киңәйтә, аның кан әйләнешен һәм кислород белән тукланышын яхшырта, шунлыктан уйлау сәләтен яхшырта. Гомумән, әлеге чәйнең файдасы күп. Әмма аның файдасын күрү өчен, артык мавыкмаска (чәйдә кофеин бар), пешкәннән соң озак торган чәйне эчмәскә, каты итеп пешермәскә кирәк.
Сыйфатлы яшел чәйне "Сәламәт продуктлар фабрикасын"нан сатып алырга мөмкин, маркетплейсларда да киң кулланыла.