Татар казанында ниләр бар?

3 февраля 2022 г., четверг

Татар пылауы без күнеккәненнән бераз аерыла. Биредә үз серләре бар!

Пылау өчен кирәк булачак:

1 кг түгәрәк дөге,

1 кг сарык яки сыер ите,

1 кг суган,

1 кг кишер,

3 баш сарымсак,

тәмләткечләр.

 

Әзерләү:

Дөгене берничә кат юарга. Суганны зур боҗралар рәвешендә турарга, ә кишерне борыслап кисәргә кирәк. Суган, кишер һәм эре туралган итне аерым кыздырып алырга. Иткә тәмләткечләр, бераз су өстибез һәм 15 минут пешереп алабыз, аннан соң өстенә яшелчәне болгатмыйча салабыз. Чиратта, өстенә дөге һәм тәмләткечләр салырга кирәк, эчкәрәк кабыгыннан башка гына сарымсак салына. Дөге өстеннән якынча 1,5 см.га капланырлык итеп су салырга һәм 25 минутка уртача утка куярга кирәк.

Ашларыгыз тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International