Зирек (ольха) күркәләрен җыеп калырга киңәш итәбез. Аларны октябрьдән башлап кыш буе җыярга була. Коры күркәләр дүрт ел саклана.
Зирек күркәләре ялкынсынуга каршы, микробларны үтерү, спазмны йомшарту, авыртуны басу, кан китүне җиңелчә туктату үзлегенә ия, иммунитетны күтәрергә булыша. Хәзерге вакытта киң таралган коронавирус чире яки башка авырулар белән чирләгәндә, күп дару кулланганган булсагыз, зирек күркәсе төнәтмәсен эчегез, ул организмны зарарлы матдәләрдән чистарта.
Грипп вакытында 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы зирек күркәсе салып, капкач капланган савытта 15 минут кайнатырга. Суынгач, сөзеп алырга. Көнгә өч тапкыр ашарга 30 минут кала, 1/3-1/2 стакан эчегез.
Ашказаны-эчәк авырулары булганда, 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы зирек күркәсен салып, 2 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көнгә ике-өч тапкыр 1/2 стакан эчәргә кирәк.
Кулланыр алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшегез.