Балтач кооператорлары күргәзмәсенә югары бәя бирелде

11 февраля 2022 г., пятница

Балтач районында 2021 елның йомгагы һәм 2022 елга бурыч-максатлар буенча район Советы утырышы булып узды. Утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев район мәдәният үзәгендә оештырылган күргәзмәне кызыксынып күзәтте, стендтагы күрсәткечләрне, бигрәк тә аеруча югары һәм аеруча түбән булганнарын бик тиз игътибарга алып, үзенең фикерен белдерде. Әлеге күргәзмәдә Балтач районының кулланучылар оешмасы да үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

Биредә, җәмгыять туклану берләшмәсе кондитер, аш-су, камыр ризыкларын күрсәтеп узды. Балтач үзәгендә, хәзерге заман тәлапләренә туры китереп ремонтланган “Чәй йорты” район халкына үз хезмәтен күрсәтә. Барлык тәкъдим ителгән продукциянең дә сатып алу ихтыяҗы зур.

Балтач районының кулланучылар оешмасы барлык район һәм республика чараларында, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнашалар.

2021 елны алдагы 2020 ел белән чагыштырганда хәйран гына үсеш белән тәмамлады. 2020 елда товар әйләнеше 12 млн. 565 мең булса, 2021 елда 19 млн. 331 мең сумны тәшкил итте.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International