Мандаринлы уалучан пирог пешерү ысулы
Камыр өчен кирәк:
✅ он – 250 г
✅ камыр көпшәкләндергеч – 1 чәй кашыгы
✅ йомырка – 1 данә
✅ шикәр комы – 100 г
✅ атланмай – 150 г
Эчлек өчен кирәк:
✅ мандарин – 6–7 данә
✅ шикәр комы – 100 г
✅ он – 50 г
Әзерләү тәртибе:
Әзер уалучан камырның яртысын табаның төбенә җәябез. Туралган мандаринны шикәр комы һәм он белән болгатып, камыр өстенә салабыз. Аның өстенә калган камырны бик каты басмый гына таратып чыгабыз һәм 180 градуслы мичкә 20–25 минутка озатабыз. Бик тәмле була!