Биредә тәкъдим ителгән ризыкны торле исемнәр белән атыйлар. Кемнәрдер аны бәрәңге пәрәмәче, кемдер дучмак яки шәңгә дип йөртә (Перемячи с картофелем).
Әлеге ризыкны әзерләү өчен 1 кг төче камырга кирәк булачак:
Эчлек өчен кирәк булачак:
Әзерләү:
Камырны тыгызламыйча ясыйбыз һәм күпертергә куябыз. Бәрәңгене пешерәбез, төйгәннән соң кайнар сөт, йомырка, май, теләгән кеше кыздырылган суган өстәп, яхшылап болгатабыз. Камырны 2 өлешкә бүләргә, казылык рәвешенә китереп озынча ясарга һәм 50 гр чамасы авырлыктагы зур булмаган кисәкләргә кисәргә. Һәр кисәкне артык юка итмичә генә җәяргә. Юка җәемгә эчлек салырга, аннары, кәрзин чыксын өчен һәряклап күтәрергә һәм чеметеп ясарга.
Алдан җылытылган мичкә әзер табаны куябыз, пәрәмәчләр бераз кызара башлагач мичтән алып йомырканың сарысы белән өстен майлыйбыз һәм кабат мичкә җибәрәбез. Әзер пәрәмәчләрне мичтән чыгаргач, тирән тәлинкәгә салып, йомшак булсын өчен өстен каплап куярга.
Тәмле булсын!