Бүген, 21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне билгелэп үтелә. Туган тел – иң матур, иң якын, иң газиз тел ул. Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшә.
Һичшиксез, туган тел – ул халыкның «җаны», милләтнең яшәү нигезе һәм аның үзенә генә хас үзенчәлеген саклауның иң көчле коралы, чөнки һәр халык үзенең тарихы, дине, мәдәнияте һәм теленнән рухи көч алып яши. Дөньядагы милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм меңнәрчә телләрнең кабатланмас матурлыгын билгеләгәндә, без нәкъ менә туган телдә әйтелгән сүзнең зур көчкә ия булуын яхшы беләбез. Кеше туганнан бирле ул аның күңелендә үз урынын таба һәм, киләчәктә нинди генә башка телләрне өйрәнсә дә, ана теле белән «сеңгән» әйләнә-тирә дөньяны танып белү үзенчәлеге беркайчан да югалмый.
Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.