.jpeg)
Кичә, 20 нче февраль көнне Актаныш районы кулланучылар җәмгыяте баш хисапчысы Гаффанова Лилия Мирхат кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
35 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер! Лилия Мирхат кызының хезмәт юлы 1986 елда Актаныш кулланучылар җәмгыятендә башланып китә. 19 яшьлек кыз иң элек ревизор булып эшкә урнаша. Шул чактан ук бар көчен һәм тырышлыгын биреп, кулланучылар җәмгыятенә караган кибет, хәзерләү оешмасы, җәмгыять туклану, икмәк пешерү, консервлау цехының исәп-хисап эшләрен башкара. Һәм менә 1988 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Лилия Мирхат кызы Актаныш кулланучылар җәмгыятенең баш хисапчысы булып хезмәт итә, хезмәттәшләренең ышанычын аклау өчен күңел биреп эшли.
Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе рәисе Рашат Рифкат улы исеменнән сезгә киләчәк тормышыгызда да чиксез бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез!