Борщ пешерү ысулы
Кирәк булачак:
500 г иткә 300 г чөгендер, 200 г кәбестә, 200 г аш тәмләткеч тамырлар, 2 аш кашыгы томат-пюре яисә 100 г кызыл помидор, 1 әр аш кашыгы аш серкәсе һәм шикәр комы.
Ит шулпасы әзерләгез. Чөгендер, кишер, петрушка, суганны токмачлап турап, савытка салыгыз, помидор яки томат-пюре, аш серкәсе, шикәр комы һәм аз гына майлы шулпа (яисә 1-2 аш кашыгы май) өстәп, томалап пешерегез. Болгатып торыгыз, кирәксә, тагын шулпа өстәгез. 15-20 минуттан туралган кәбестә салыгыз һәм тагын 20 минут пешерегез. Шуңа әзер шулпаны өстәгез, борыч, дәфнә яфрагы, тоз, тәменчә аш серкәсе салып, әзер булганчы пешерегез. Борщны табынга каймак белән бирергә мөмкин.
Ашларыгыз тәмле булсын!