Татар казанында ниләр бар?

24 февраля 2022 г., четверг

“ГРЕК” САЛАТЫ РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак:

  • 100 г салат яфрагы
  • 2 кыяр
  • 2 помидор
  • 100 г зәйтүн җимеше
  • 200 г сыр
  • бераз яшел укроп
  • усемлек мае
  • аш серкәсе
  • төелгән борыч
  • тоз

Әзерләү:

Юып корытылган салат яфракларын кул белән өзгәләргә. Кыярларны телемләп турарга, помидорларны зуррак телемләп, сырны шакмаклап, ә укропны вак итеп турарга. Салат савытында салат яфракларын кыяр һәм помидор белән кушып болгатырга. Зәйтүн җимеше, сыр, укроп өстәргә. Үсемлек мае һәм аш серкәсе салырга. Тәменчә тоз һәм борыч сибәргә.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International