Татар казанында ниләр бар?

2 марта 2022 г., среда

Кәбестә яфрагына төрелгән балык (голубцы)

1 кг кәбестәгә 0,5 кг сөяксез балык ите, 2 стакан пешкән дөге, 1 баш суган, 1 петрушка тамыры, 1 кишер, 3 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, борыч һәм 2 стакан каймаклы томат соус әзерләгез.

Уртача зурлыктагы кәбестәне бөтен килеш тозлы суда яртылаш пешереп алыгыз. Суынгач, яфракларын сак кына аерып куегыз. Аннары яфракның калын урыннарын кискәләп, агач чүкеч белән җиңелчә генә төегез. Шуннан соң, һәр яфракка алдан әзерләнгән балык фаршы салыгыз, дүртпочмаклап төрегез. Майлы кызу табада ике ягын да кыздырыгыз. Аларны тирән табага тезгәч, өстенә каймаклы соус сибеп, әзер булганчы мичтә тотыгыз. Яшел тәмләткечләр сибеп, табынга куегыз. Балык фаршы түбәндәгечә әзерләнә: сөяксез балык итен иттарткычтан чыгарып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Шуңа бүрттерелгән дөге, җинелчә кыздырылган яшелчәләр, тоз, борыч һәм укроп кушып болгатыгыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International