Юбилеегыз белән тәбриклибез Сезне, Рөстәм Нургалиевич!

1 марта 2022 г., вторник

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Кулланучылар оешмасы берлегенең күпсанлы кооператорлары һәм Ветераннары исеменнән Сезне күркәм бәйрәмегез – 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!

Кооператорларга күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Рөстәм Нургалиевич! Бүгенге көндә Сез – зур хөрмәткә лаеклы җитәкче: Республикабыз халкының тормышын яхшыртуга зур өлеш кертәсез. Шундый эшсөяр булуыгызга горурланып, Сездән үрнәк алып эшләргә һәм яшәргә тырышабыз.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International