Табигать кышкы йокысыннан уянган кебек зарарлы вируслар да һава торышы уңай якка үзгәргәнен бик тиз сизеп ала. Шуңа да яз айларында кеше организмына витаминнар аеруча кирәк. Ләкин организмга кайсы витамин җитмәгәнен кайдан белергә?
Витаминнар кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Чөнки кирәгеннән артык мавыгуның начар яклары бар. Доза арткан булса, ул организмга көчле аллергия бирергә мөмкин.
А витамины җитмәгәндә тире зыян күрә. Кул тиресе тиз корый башлый. Ашказаны-эчәк тракты, бронх һәм күзләрнең лайлалы тышчалары зарарлана. Балаларда D витамины җитмәгәндә – рахит, ә өлкәннәрдә – остеохондроз, хәтта теш бозылу башлана. Организмда K витамины җитми икән, диабет билгеләре барлыкка килә, яраланганда кан озак туктамый.
Е витамины җитмәгәндә күрү сәләте начарлана, мускулларның зәгыйфьлеге, тиредә пигмент таплары һәм күз астындагы кара әйләнәләр барлыкка килә. Әлеге витамин җитмәгән кешедә даими арыганлык, кәефнең кискен бозылуы, аңкауларның канавы сизелә.
B төркеме витаминнары җитмәүчеләрне йокысызлык, чәч коелу интектерә. Еш кына баш әйләнә һәм борчу хисе барлыкка килә.
С витамины җитмәгәндә, кеше тиз арый, зур булмаган яралар да озак төзәлә, тиредә еш кына күгәргән урыннар барлыкка килә.
Иммун системасы яхшы булсын өчен, кискен һәм майлы азык азрак ашарга киңәш ителә. Күп микъдарда шикәр һәм кофеинны кулланудан төшерергә яки бөтенләй баш тартырга. Әмма организмның яклау реакцияләрен яхшыртырга сәләтле кайбер продуктлар бар.
Иммунитетны арттыра торган продуктлар: кабак, кишер, чөгендер, помидор, сарымсак, суган, ташкабак, яшел тәмләткечләр; сөт продуктлары; цитрус, киви, җиләк, персик, алма; зәйтүн мае; эрбет чикләвеге; балык, диңгез кәбестәсе; умартачылык җитештергән продуктлар.
Бу продуктлар, һичшиксез, минераль матдәләр һәм витаминнар белән тулган, аларны даими куллану иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.
Дөрес туклану эчәклек эшен яхшырта һәм иммунитетны көчле итә. Шуңа күрә рационга яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт продуктлары, майсыз ит һәм балык өстәргә кирәк.