Азык-төлекне ничек дөрес сакларга?

9 марта 2022 г., среда

Кайбер хуҗабикәләр азык-төлекне күпләп алып куярга ярата. Ләкин аларның һәркайсының үз саклану вакыты бар.

Казылык — 1 ай. Әгәр соры кунык күренсә, аны җылы су белән юып төшерергә һәм туңмай сөртергә кирәк. Салкынча, коры урында сакларга.

Туңмай — 6 ай. Салкын, караңгы урында капкачлы пыяла яисә керамик савытта сакларга.

Атланмай — 10 көн. Яктылыктан сакларга. Суыткычның туңдыру камерасында ике атнага кадәр саклана.

Сары май — 6 ай. Пыяла яисә керамик савытта капкачын каплап тотарга, яктылык тәэсиреннән сакларга.

Үсемлек мае — 3 ай. Яктылык төшмәгән салкынча урында тотарга.

Комбижир — 6 ай. Маргарин — 1 атна. Суыткычта яисә базда өч атнага кадәр.

Он, ярма — 2 ай. Кимерүчеләр керә алмаслык, әйбәтләп капланган савытта сакларга.

Макарон ризыклары — 3 ай. Саклау кагыйдәләре онныкы кебек үк.

Кипкән җиләк-җимеш һәм киптерелгән яшелчәләр — 10 ай. Яктылык һәм дым кермәслек итеп капланган савытта сакларга. Корткычлар һәм күгәрек тигәннәрен алып ташларга.

Томат-пюре — 12 ай. Банканы ачу белән үк файдаланырга. Туңудан сакларга.

Компотлар, сутлар, яшелчә консервалары — 12 ай. Капкачларын тутыгудан сакларга.

Джем, кайнатма, повидло — 12 ай.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International