Алмалы күмәч пешерү ысулы (Булочки с яблоками)
Күмәч өчен 500 г он, 15 г чүпрә, ¼ л сөт, 40 г шикәр комы, бер чеметем тоз, 60 г маргарин, 1 йомырка, уылган лимон кабыгы, 3 алма, үсемлек мае һәм бераз шикәр оны кирәк.
Иң элек чүпрәне җылы сөткә салып туглагыз. Аннан соң, бер чеметем тоз белән он өстәгез дә болгатып 10 минут тотыгыз. Аннары шуңа шикәр комы, йомшартылган маргарин, йомырка, уылган лимон кабыгы һәм калган онны салып камыр басыгыз. Әлеге камырны 30 минут җылы урынга куеп торыгыз.
Ул арада, уртасын алып, алмаларны әрчегез, вак шакмаклап турагыз һәм камырга өстәп янә 15 минут тотыгыз.
Шул камырдан алма зурлыгында түгәрәкләр әвәләп, ике ягы да кызарганчы майлы табада кыздырыгыз. Суынган күмәчләргә шикәр оны сибеп табынга куегыз.