Татар казанында ниләр бар?

11 марта 2022 г., пятница

Дөге белән пешерелгән бөер

Кирәк булачак:

  • 2 сыер бөере
  • 2 кишер
  • 1 суган
  • 3 аш кашыгы маргарин
  • ярты стакан дөге
  • 2 стакан су
  • тоз.

Чистартылган кишер һәм суганны токмач итеп турарга, дөгене юарга. Бөерләрне яхшылап юып, эрерәк тамырларыннан арындырырга, юка гына итеп телемләп кискәләргә дә исен бетерү өчен тагын бер кат әйбәтләп юарга.

Кәстрүл төбенә башта кишер, аннары бөер, аның өстенә бер кат дөге һәм ваклап туралган суган салырга. Әзер әйберләр өстенә тозлы кайнар су салып, болгатмыйча гына 5-6 минут кайнатырга. Һәм, өстен каплап, 15-20 минут парландырып тотарга. Табынга биргәндә бөерләрнең өстенә маргарин мае салырга, теләгән очракта каймак яки майонез салырга да була.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International