Бәлеш (сумса) өчен балыктан эч әзерләү
Моның өчен итләч балык кирәк. Чистарткач, аның умыртка һәм түш сөяген кисеп алалар.
Эчне балыкның үзеннән генә дә, башка төрле азык кушып та ясарга мөмкин. Мәсәлән, бүрттергән саго, дөге, борай ярмасы, пешкән йомырка, бәрәңге боткасы, вак итеп тураган яшел суган яки майда кыздырган башлы суган, эреткән май, тоз, борыч һ.б.
1. Балыкны бер бармак яссылыгында кисәкләп турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар, майлы табада кыздырып алалар, суыталар; тирән савытка салып, эреткән май, бүрттергән дөге яки саго, кыздырган башлы суган, тоз, борыч кушып болгаталар.
2. Балыкны эре генә шакмаклап турагач, тоз, борыч сибеп болгаталар, онда әвәләп, кызган майлы табада кыздыралар. Суыткач, тирән савытка салып, ваклап тураган яшелчә, суган, каты итеп пешергән йомырка, тоз, борыч, эреткән май белән катнаштыралар.
3. Балыкны бармак яссыоыгында турагач, онда әвәләп, майлы табада кыздыралар, суыталар. Аннары тирән савытка салып, өстенә бәрәңге боткасы, кыздырган башлы суган, тоз, борыч, эреткән май өстәп болгаталар.