Татар казанында ниләр бар?

16 марта 2022 г., среда

Бавыр коймаклары ясау ысулы

Кирәк булачак:

1 кг бавыр,

2 йомырка,

2 баш суган,

3 тырнак сарымсак,

5 аш кашыгы он,

тәменчә тоз, борыч,

2 аш кашыгы үсемлек мае.

Әзерләү: Бавырны суган һәм сарымсак белән кушып, иттарткыч аша чыгарабыз. Аннары барысын бергә кушып болгатабыз. Кызган майлы табада коймак кебек пешерәбез. Беренче ягын әйләндергәч, эче яхшырак пешсен өчен бераз капкач белән каплап пешереп алырга кирәк. Файдалы коймакларны үзен генә дә, гарнир белән дә табынга бирергә була, бутербродлар өчен дә кулланырга мөмкин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International