Татар халык ашы - гөбәдия пешерү ысулы.
Камыр өчен кирәк була:
1 кап йомшартылган яки эретелгән маргарин,
250 грамм кибет каймагы,
8 грамм “Люкс” чүпрәсе,
3 йомырка,
1 бал кашыгы тоз,
4-5 аш кашыгы шикәр комы,
2 аш кашыгы үсемлек мае.
Эчлек өчен:
300 грамм корт,
1 стакан бүрттерелгән дөге,
3 йомырка,
1 стакан йөзем җимеше,
шикәр комы (күбрәк салынса тәмлерәк).
Пешерү:
1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк. Беренче катка корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге, йомырка, җимеш салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, бер кап ак май эретеп салырга.
Гөбәдиянең өстен майларга. Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш) һәм өстенә сибәргә, йөзе килгәнче мичтә пешерергә.
Авызда эреп китә, пешерегез, һич үкенмәссез.