Татар казанында ниләр бар?

25 марта 2022 г., пятница

Татар ашларының иң танылган ит ризыгы – Азу.

Кирәк булачак:

500 г сыер ите

5 суган

3 тозлы кыяр

2 аш кашыгы томат пастасы

1 кг бәрәңге

1 стакан шулпа

3 теш сарымсак.

Хәзерләү:

Итне саламлап турарга һәм казанга салып кыздырырга. Ярымбоҗралап тураган суганны өстәргә, ул үтә күренмәле булгач, шуңа юка туралган кыяр һәм томатны өстәргә. Шулпаны салып, әзер булганчы каплап пешерергә. Шул вакыт эчендә аерым бәрәңге кыздырырга, аннан соң тәмләткечләр белән бергә азуга өстәргә, 5 минут тирәсе пешерергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International