Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышы кысаларында намуслы хезмәтләре өчен казанышлары билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә:
Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм республикада кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең гомуми мәсьәләләр буенча идарә рәисе урынбасары Бикбов Ренат Роберт улына һәм Иванова Светлана Владимир кызына «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Боерыгы нигезендә:
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республикада кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде:
"Саба" кулланучылар җәмгыятенең идарәсе рәисе Галиева Йолдыз Ильдус кызына.

"Актаныш" кулланучылар җәмгыятенең баш хисапчысы Гаффанова Лилия Мирхәт кызына.

"Зелено-Рощинское” кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе Исмагилов Радик Азат улына.

"Әлмәт районы кулланучылар җәмгыятенең ЕЛХОВО" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Мотыгуллина Кәүсәрия Минсабир кызына.
