Татар казанында ниләр бар?

28 марта 2022 г., понедельник

КЫРМЫСКА ОЯСЫ (муравейник).

Пешерү өчен кирәк була:

- 200 г каймак (20%лы);

- 200 г ак май;

- ярты стакан шикәр комы;

- 400-500 г он;

- 2 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Крем өчен кирәк була:

- 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка);

- 200 г ак май.

Эш барышы:

Иң элек каймак, эретелгән ак май, шикәр комын кушабыз. Аннан соң, он белән көпшәкләндергеч кушып камырны басабыз. Камырны 12 сәгатькә туңдыргычка озатабыз. Иттарткыч аша чыгарабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә кызарганчы пешерергә.

Куертылган сөт белән өй температурасында йомшарган ак майны бер массага китерергә. Аннан вакланган камырны крем белән бутыйбыз да, тәлинкәгә өябез һәм өстенә мәк сибәбез.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International