Цитрус җиләк-җимешләр. Әфлисун, мандарин Яңа ел өстәлендә генә түгел, язгы рационда да булырга тиеш. Моңа өстәп, лимон, помело, грейпфрут кебек җимешләр хакында да онытмагыз. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.
Шпинат. Аны теләсә кайсы ризыкка өстәмә буларак кулланырга мөмкин. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.