ЯРМИНКӘДӘ КӨТЕП КАЛАБЫЗ!

1 апреля 2022 г., пятница

Иртәгә, 2 апрель көнне ярминкәдә халыкка бар муллык – терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт ризыклары, кулланучылар җәмгыяте җитештергән продукция, яшелчәләр һәм башка азык-төлек, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк.

Бу атнаның шимбәсендә Казанның Совет районында урнашкан «Казан» агросәнәгать комплексы» ның ярминкә мәйданчыгында Кукмара, Арча, Мамадыш, “Үзәк кулланучылар оешмасы”, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Аксубай, Мамадыш, Биектау, Балык Бистәсе районы кооператорлары катнашачак;

Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) “Казан җитештерү комбинаты”, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Зәй районы кулланучылар җәмгыятьләре катнашачак;

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) Арча, Биектау кооператорлары;

Киров районында (Батыршин ур., 20) һәм «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш, Чүпрәле районы кооператорлары;

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) һәм Чехов базары каршында Әлки һәм Әтнә районнары кооператорлары һәм “Үзәк кулланучылар оешмасы” катнашында узачак;

Идел буе районында «Олимп» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Рихард Зорге ур., 66) шулай ук “Үзәк кулланучылар оешмасы” һәм Лаеш кооператорлары сәүдә итәчәк;

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново поселогында Апас кооператорлары;

Чаллы шәһәренең 2 мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамы, 16 («Төзүче» стадион) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты) Әгерҗе, Тукай, Менделеевск районы, Чаллы сәүдә базасы кооператорлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләргә рәхим итегез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International