Бәрәңге утырту буенча киңәшләр

8 апреля 2022 г., пятница

Бәрәӊгене халык электән «икенче икмәк» дип, олылаган, җырларда җырлаган, аӊа багышлап шигырьләр, хикәяләр язган. Әмма соӊгы елларда аӊа булган кадер-хөрмәт нигәдер кимеде.

Шәхси бакчаларда бәрәӊге утырту мәйданнары күзгә күренеп кимеде, ә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә икенче икмәктән бөтенләй баш тарттылар.

Белгеч киңәшләре:

- Орлык бәрәңгесен ел саен 2-3 чиләк алыштырып торсагыз яхшы.

- Бер бакчага берничә төрле сорт утыртсагыз, аларны бергә кушмагыз, кишәрлекләрне аерып куегыз.

- Ял иткән җирдә уңыш мулдан була.

- Идеаль бәрәңгенең 4-5 күзәнәге булырга тиеш.

- Туфрак 8 градус җылынып беткәч кенә икенче икмәкне утыртырга мөмкин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International