Без Ватан тарихының гаять әһәмиятле чорына килеп кердек: быел Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел була. Изге Болгар шәһәрендә 922 елда булып узган вакыйга ул чорда дәүләтебезнең дипломатик яктан танылуына китерсә, бүгенге татар халкының һәм Россиядәге һәммә мөселман өммәтенең рухи-мәдәни үсеш юлларын билгели. Әйтергә кирәк, мондый олы бәйрәмне үткәрү өчен әзерлек эшләре күптән башланып китте.
«Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы» логотибы проектын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта: «Федераль оештыру комитетына кертергә, хуплау алырга кирәк, бу тирән, нигезле эш дип саныйм», – дип үз фикерен җиткерде.
Логотип 5 график элементтан тора: Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язуы.

922 елда гарәп илчеләре Болгар каласына килә. Бу вакытта хан булып Шилке улы Алмыш тора. Ул Багдад хәлифенә ислам динен белүче кешеләрне җибәрүен, шулай ук мәчет һәм кирмән төзүдә ярдәм итүләрен сорап хат яза. Бу хакта илчелекнең сәркатибе Ибн Фадлан сәяхәтнамәсендә язып калдыра. Шуңа нигезләнеп, Идел буенда ислам динен рәсми кабул итү елы булып 922 ел санала да инде. Ибн Фадлан юлъязмасында Болгарда азан әйтелүе, мәчетнең төзәтелүе турында телгә ала. Тарих битләреннән күренгәнчә, X гасыр башында ук Алмыш хан тәңкәләрендә аның гарәпчә исеме (Җәгъфәр бин Габдуллаһ) басылган. Ягъни бу ата-бабаларыбыз әлеге вакыйгаларга кадәр үк ислам дине белән таныш булган, аны үз иреге белән кабул иткән дигәнне аңлата.