Татар казанында ниләр бар?

11 апреля 2022 г., понедельник

Яшел суганлы кыздырылган пәрәмәчләр

Камыр өчен кирәк була:

  • 3 стакан он,
  • 1 балкашык шикәр комы,
  • 1 йомырка,
  • 1/3 балкашык тоз,
  • 3/4 стакан су.

Эчлек өчен кирәк:

  • 250 г яшел суган,
  • 50 г тәмләткеч үлән,
  • 50 г ак май,
  • 1/4 балкашык кара борыч,
  • 1/2 балкашык тоз.

Әзерләү:

Савытка су салып, шикәр комы, тоз һәм йомырка, он өстибез дә тиз генә каты итеп камыр басабыз. Тастымал белән каплап, 1 сәгатькә алып куябыз. Аннан юка гына итеп камыр җәябез дә зур булмаган шакмакларга кискәлибез. Һәр шакмакка эчлек салып, пәрәмәчләр ясыйбыз. Кайнап торган майда кыздырабыз. Эчлек өчен юып туралган яшел суганга май кушабыз. Табада 10 минут чамасы тотабыз, тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез.

Тәмле булсын!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International