Март яз ае булып саналса да, бакчаларда калын кар ята, апрельдә ташу акса да, юеш түтәлгә кереп басарлык түгел, майда туң китеп, туфрак җылына башлый, әмма июньнең уннарына чаклы “әйләнеп кайтучан” кыраулар төшү ихтималы зур.
Язның һәр көне, сәгате генә түгел, минуты да кадерле. Март-апрельдә тәрәзә төпләрендә күпсанлы томат, борыч, баклажан, суган, дистәгә якын төрдәге чәчәк үсентеләре ямь-яшел булып күңелне сөендереп утырсын өчен, иртә аяк киенәбез. Шушы гамәлләребез белән яшелчәләрне иртәрәк өлгертергә, һәркайсыннан мул уңыш алырга омтылабыз.
Суган, кишер, петрушка, укроп, пастырнак, порей суганы, фенхель кебек эфир майларына бай орлыкларны чәчүгә керешкәнче тиешенчә эшкәртмәсәк, өч атнасыз, хәтта бер айсыз нәни шытымнар күренмәячәк. Кабак, кыяр, кавын, карбыз, томат, борыч, баклажан кебек каты кабыклы; борчак, фасоль, соя кебек озак борынлаучы орлыклар да, чәчүгә керешкәнче махсус уятуга мохтаҗ.
Беренче чиратта орлыкларның тукларын ачларыннан аерып алу мәслихәт. 1 л суда ике аш кашыгы тоз эретеп, орлыкларны шушы сыеклыкка салып болгатырга мөмкин. Төпкә баткан тукларын гына аерып алып, краннан аккан суда чайкаткач, куе марганцовка эремәсендә 20 минут дәвамында зарарсызландырырга.
Күпләр кишернең авыр тишелешеннән зарлана. Аны тизләтүнең күптөрле ысуллары бар. Әйтик, термоска 49 градуслы кайнар су салып, янәшәдәге савытка сап-салкын су тутырып куеп, марляга төйнәлгән авыр тишелүчән орлыкларны, берничә минут дәвамында, тиз-тиз генә кайнар һәм салкын суга чиратлаштырып салып алырга.
Баш суган үскәндә уклар җибәрмәсен өчен, чемчеген батарея янында ике атна җылытырга, марганцовкада зарарсызландырырга.
Бәрәңгене үрдереп утырту кирәклеген белмәгән кеше сирәктер. Үсемлекләрне тизрәк тишелдереп, уңышны мулрак итеп үстереп алыйк дисәк, орлыкларны чәчкәнче шактый мәшәкатьләнергә, махсус уятырга туры килә.