Май аенда нинди дару үләннәре җыярга?

3 мая 2022 г., вторник

Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр.

Утчәчәк (адонис) – тынычландыра, бәвел кудыра, авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә. Сазанак (багульник болотный) – подагра, артрит, невралгия, радикулиттан дәвасы бар, кан туктату, яра төзәтү үзлегенә ия. Сак булыгыз! Үлән агулы.

Кызыл дүләнә (боярышник красный) ялкынсынуга, микробларга каршы тора, кан тамырларын киңәйтә, бәвел кудыра, яман шеш авыруларын кисәтә, бит тиресен матурайта. 

Нарат җиләге (брусника) салкын тию, гастрит, тозлар утыру, ревматизм, артрит, диабет, туберкулез, гипертония, авитаминоз, невроз, депрессияга каршы. Нарат организмны чистарта, салкын тигәндә, ашкайнату системасы авыруларыннан дәва.

Шома көпшә (дягиль лекарственный) артрит, астма, ревматизм, скарлатина чирләре вакытында кулланыла. Ашказаны бизе секрециясен күтәрә, эчәктәге процессларны тизләтә, геморрой, теш сызлау, гипертония, педикулездан да ярдәме тия.

Ландыш капиллярларны ныгыта, шешенүне бетерә, йөрәк ритмын көйли, гормоннар эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Әрекмән артык тозларны чыгара, канны чистарта. Аны шулай ук артрит, подаградан да кулланалар. 

Үги ана яфрагы бронхит, астма, ларингит, томауга, кавыкка каршы көрәшә. 

Тузганак ашкайнату, нерв системасын тынычландыра, сипкелләргә каршы тора, яраларны төзәтә. Абага баш авыртканда, буын һәм сөяк авыртулары, диарея, колаклар шаулау, эчәкләр дөрес эшләмәгәндә файдалы. Шулай ук азканлылылыктан коткара.

Сарут (пырей) анемия, рахит, үпкә авырулары, бәвел куыгы авырулары, тире авыруларыннан файдасы зур. 

Миләүшә чәчәге (фиалка трехцветная) йөткерү, золотуха, бүсер чыгу, теш сызлау, астма, аллергиядән файдалы. Наратбаш (хвощ полевой) ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында файдалы. 

Керән йөрәккә файдалы. Салкын тиюгә, бактерияләргә каршы көрәшә, югары кан басымын нормальләштерә. 

Тирәк агачы (тополь) теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр. 

Дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International