Татарстан Республикасында хезмәт базарында күрсәткечләр динамикасы чагыштырмача тотрыклы дип характерлана.
Эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача 2,3% тәшкил итә (Россия буенча уртача – 4,2%). Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Икътисад министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы ел ахырына кадәр фаразлаулар буенча, ил буенча эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең 6,7%ын тәшкил итәчәк.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, товар запаслары буенча республиканың азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы. «Сәүдә челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек», — диде ул.
Республикада килеп туган икътисадый шартларда кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программалары мөмкинлекләрен куллану мөһим, диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. Бу эшсез гражданнарның һөнәри һәм квалификация составы буенча булган дисбалансын тулы булмаган эш көне белән һәм гади режимда эшләргә ярдәм итәчәк.
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 2022 елда аерым категория гражданнарны, шул исәптән конкрет эш бирүче заказы буенча, гарантияле эшкә урнаштыру өчен укыту оештырыла.
Тармак министрлыкларына һәм муниципалитетларга РМҮ аша продукция сатып алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк, дип саный Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Кече һәм урта эшмәкәрлек турында сөйләгәндә, ул хәбәр иткәнчә, ел башына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 103,4% ка арткан. Мондый уңай үсеш кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларының киң комплексын максималь куллануына бәйле.