Үги ана яфрагы – салкын тию, грипп, сулыш юллары чирләреннән бик файдалы. Дәвалану өчен чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла. Чәчәкләрен – майда, яфракларын июньдә җыялар.
Кымызлык – гипертония һәм атеросклероздан файдалы. Гастрит, йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дә кулланыла.
Тузганак – витаминнар, калий һәм фосфор тозларына бай. Төнәтмәсе организмны ныгыта, тынычландыра, канны чистарта, лимфа системасы ялкынсынудан ярдәм итә, организмны яшәртә, азканлылыктан файдалы.
Карлыган – кара һәм кызыл карлыган яфрагыннан ясалган чәй ялкынсынуны бетерә, иммунитетны күтәрә, тынычландыра. Карлыган яфрагы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары чирләреннән файдалы.
Шомырт, сирень чәчәкләре. Чәчәкләрне иртән чык кибүгә җыярга кирәк. Шомырт чәчәге төнәтмәсе күз ялкынсынудан файдалы. Сирень чәчәге баш авыртуны, веналарның варикоз киңәюен, җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланыла.
Кычыткан. Май кычытканы бик шифалы, аны дәвалану өчен генә түгел, чирләрне кисәтү максатында да кулланырга кирәк. Ашын пешерегез, киптереп куегыз. Яшь кычыткан яфраклары үт суын куа, кан тамырларын киңәйтә, ялкынсынудан ярдәм итә, гемоглобинны, организмның тонусын күтәрә, иммунитетны ныгыта.
Әрекмән. Майда әрекмәннең тамырын һәм яшь яфракларын җыялар, ул онкология чирләреннән, ревматизм, буыннар сызлаудан кулланыла. Шешенү һәм варикоздан әрекмән яфрагы белән компресс ясарга була.