Сабантуй – Татарстан халкының тынычлык һәм татулык символына әверелде

14 июня 2022 г., вторник

Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабан туе – бер үк вакытта борыңгы һәм яңа бәйрәм, ул Хезмәт бәйрәме буларак уздырыла. Хәзерге вакытта Сабантуй дәүләт бәйрәме статусына ия булды: борыңгы бәйрәм акрынлап заманча традицияләр белән тулылана бара, әмма тантананың төп сыйфатлары, гасырлар буена күчеп, сакланып килә.

Татарстан Республикасында Сабан туе, кагыйдә буларак, июнь аенда уза. Язгы чәчү тәмамлануга, бәйрәм беренче шимбәдә республика авылларында, ә бер атнадан соң, Татарстанның эре шәһәрләрендә үткәрелә.

Узган ялларда республикабыз районнарында Сабан туе гөрләп узды. Кулланучылар җәмгыятләре һәм кооперативлары да кунакларны милли татар ризыклары белән үзенә чакырып торды. Бәйрәмне менә шулай колачлап, һәркем сокланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау ул.

    

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International