Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый.
Мунча себеркесен Питрау тирәләрендә җыюдан да яхшысы юк. Себеркене каен ботаклары очындагы яфраклары башкалары белән бер зурлыкта булгач җыярга кирәк. Яфраклар шул Питрау җиткәндә тигезләшә дә инде. Тигезләшкәнен көтмәсәң, кипкәч, коелып бетәчәк. Мунча себеркесе өчен ботакларны артык яшь агачтан да, картыннан да җыймыйлар. Иң яхшысы – 15–20 еллык каеннар. Ботакларны, файдалы үлән җыйган кебек, аяз көнне, чык кипкәч, иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач җыярга киңәш ителә. Ачыклыкта үскәненә караганда, урман эчендә үскән агач яфракларының сыйфаты яхшырак. Яфраклары коелмасын, хуш исен җуймасын өчен, себеркене урман эченнән җыю кирәк.
Бәйләүгә килгәндә, әзер ботакларны берәр көн караңгы җиләс урында тоту яхшы. Болай эшләгәндә, ботаклары бераз кипшерә һәм себерке сабы бушамый. Мунча себеркесенә төрле үләннәр – әйтик, мәтрүшкә, бөтнек, ромашка кыстырып бәйләүдән дә яхшысы юк. Себеркегә бер-ике озын кычыткан куеп калдыручылар да бар. Кайнар суда пешекләгәч, чакмый. Чабынганда, кычыткан согы тәнгә үтеп керә һәм күзәнәкләрне чистарта икән. Мунча себеркесендәге юкә ботагы исә мунчага балның хуш исен тарата.
Яшь чия ботакларыннан әзерләнгән себерке дә бик әйбәт: тәнне һәм буыннарны дәвалый. Әрекмән себеркесен 6–7 зур яфрактан бәйлиләр. Ул башны чабу өчен бик әйбәт: кан тамырларын киңәйтә, кан басымын җайга сала. Ә менә сирень ботакларыннан ясалган себеркене чабыну өчен түгел, ә хуш исе өчен генә кулланалар. Мондый себерке мунча эссесен йомшартып, бөтен тәнгә рәхәтлек өсти.
Мунча себеркесе бәйләү буенча 3 киңәш:
- Себеркенең озынлыгы 50–60 см булырга тиеш.
- Үләннәрне 30 см чамасында кисеп урнаштырырга.
- Ботакларны өстән тигезләргә. Кыскаракларын себерке эченә куеп калдырырга.
- Тоткычының калынлыгы уртача 6 см булган себерке – чабыну өчен иң уңайлысы.