Изге бәйрәм – Корбан гаете мөбарәк булсын!

8 июля 2022 г., пятница

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезне ихластан иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете – мөселманнар өчен изге бәйрәм, ул хаҗ тәмамлану (Мәккәгә хаҗ кылу) белән бәйле. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көндә билгеләп үтелә һәм Аллаһы Тәгаләгә корбан чалуны, барыннан да бигрәк тәкә яки сыерны, пәйгамбәребезнең Корбан чалуын күздә тота. Корбан чалу гына түгел, догалар да бәйрәм өчен хас. Корбан гаете белән котлау шулай ук бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу көнне Корбан бәйрәме белән котлау сүзләре һәр йортта, мәчеттә һәм урамда яңгырый.

Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, Корбан гаете күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны күзаллый. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра.

Әлеге юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт алып килсен! Йортларыбызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыбыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!

Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасының идарә рәисе Рашат Шаймарданов.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International