Хөрмәтле Рашат Рифкат улы!
Сезне Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе исеменнән ихлас күңелдән туган көнегез белән кайнар тәбриклибез!
Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз кешеләр сокланырлык, якыннарыгыз сөенерлек, хезмәттәшләрегез ихтирам итәрлек матур һәм нәтиҗәле. Сез туганнарыгызга, балалар, оныкларыгызга, якын кешеләрегезгә сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге булып яшисез. Олысына да, кечесенә дә Сез – кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, югары белемле шәхес.
Бүген без Сезгә ихлас куңелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез, киләсе елларда да бергә булып, ярдәмләшеп, кулланучылар кооперациясе системасын үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшлик. Алга таба да тулы канлы тормыш белән дәртләнеп яшәгез! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы табыннарыгыз hәрвакыт түгәрәк булсын. hәр туар таӊга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп итсен үзегезгә. Без Сезгә ижади унышлар, ышанычлы дуслар, озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Без Сезне бик хөрмәт итәбез, Сезне яратабыз, Сезнең белән горурланабыз!
Тирән ихтирам белән, Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегенең идарә коллективы.
