Барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырап узды

11 июля 2022 г., понедельник

Шимбә, 9 нчы июль көнне, бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алды. Иртән мәчетләрдә гает намазы укылды, аннан соң Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалына башлады.

Изге корбан чалуда Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге идарәсе, Казан җитештерү комбинаты, Үзәк кулланучылар җәмгыяте һәм Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятенең белгечләре катнашты: ир-атлар хәзерлек, ит турау кебек эшләр башкарды, хатын-кызлар хуш исле үлән чәе әзерләп, бәйрәмнең күрке булган мич коймагы, бәрәңге кабартмасы пешереп, кунакларны һәм катнашучыларны сыйлады.

 

Әлеге чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рәсәйнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International