"Эх, җиләкле җәйләрнең, оныта алмамын тәмен!"
Күпләребезгә таныш җырда нәкъ шулай дип җырлана. Чыннан да, җәй тәме, яме — иркен болында кызарган җир җиләге. Бүген күпләребез аны җыю, кышка әзерләү белән мәшгульдер. Кемдер кайнатма кайната, ә кемдер суыткычта катырып саклый. Җир җиләгенең файдасы белән танышырга тәкъдим итәбез:
Табиблар, аллергологлар җиләкне кулланганда чаманы онытмаска чакыра. Җир җиләген күп куллану нәтиҗәсендә тән тиресендә кызару, кычыту, тимгелләр чыгарга мөмкин, баш әйләнү, күңел болгану китереп чыгарырга мөмкин.