Алма быел бик күп. Бу алмаларны нишләтим икән дип әйтүчеләргә бер рецепт тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак:
10 литрлы чиләк тулы алма (чистартылган, төшләре, кортлары алынган).
1 кг алма согына 1 кг 200 грамм шикәр комы.
Эш барышы:
Алмаларны юабыз, саркытабыз, төшләреннән, кортларыннан чистартабыз. Өстенә 1,5 литр су коеп, 1 сәгать талгын утта пешерәбез. Пешкән алманың суын марля аша сөзәбез. Иртән 1 литр алма суына 1 кг 200 грамм шикәр комы салып, 40 минут талгын утта кайнатабыз. Үтәкүренмәле желе килеп чыга.