Алмалар өлгерде: кайнатма, компот әзерлибез

26 августа 2022 г., пятница

Быел алма бигрәк тә күп булды. Кайбер бакчачылар аларны кая куярга белми аптырый. Бер караганда, теләк һәм вакыт булса, аңардан нәрсә генә эшләп булмый бит. Рәхим итеп сок та чыгар, компотын, кайнатмасын кайнат, кышка алма бәлеше ясар өчен киптереп куй, кагын кой, мармелад, повидло яса, бәлеш пешер. 

Организмны витаминнарга баетасыгыз килсә, һәр көнне яңа сыгып алынган алма согы эчеп калыгыз. Шунысы да бар, сокны да әзерләгәч үк эчәргә кирәк. 20 минуттан соң аның файдасы кими. Сокның гомерен озайту өчен аны стерильләштерергә, ягъни 80 градуска кадәр җылытырга (кайнатып чыгарырга түгел) кирәк. Аннары газ мичендә 100 градус эсселектә «кыздырылган» банкаларга тутырыгыз. Аз гына шикәр дә кушарга була. Мондый сок суыткычта ике-өч ай тора.

Алманы пешереп тә ашарга мөмкин. Пешкән алма иң гади һәм тәмле десерт санала. Алманың үзәген алып, алмаган очракта берничә кисемте ясап, шунда ваклап туралган чикләвек кушылган сыек бал яки каймак агызып газ миченә пешерергә куегыз.

Алма ашау өчен җиде сәбәп:

1. Алма яман шешкә каршы профилактик чара булып тора.

2. Альцгеймер авыруыннан саклый.

3. Холестерин күләме артуга юл куймый.

4. Йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы.

5. Шикәр авыруыннан саклый.

6. Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга ярдәм итә.

7. Алма тешләрне саклый.

Киптергәндә алмадагы витаминнар, тимер, пектин, клетчатка саклана.

Ничек әзерләргә?

Чистартырга, үзлеген алырга, берничә өлешкә бүләргә дә тозлы суга манып алырга (алманы каралтмый). Дуршлагка салып, җепкә тезәргә һәм коры, яхшы җилләнә торган урынга эләргә. 2-3 көннән эссесе 80 градустан артмаган газ мичендә киптереп бетерергә.


Кышкы компот

Каты сортлы алмалар. Витаминнары һәм микроэлементлары саклана, калориялелеге дә югары.

Алманы стерильләштерелгән пыяла банкага тутырабыз (банканың чирек өлеше тулсын), кайнар сироп агызабыз да (1 литр суга 200 гр шикәр) ябып куябыз.

Кайнатма
Каты алма сортлары. Барлык макро- һәм микроэлементлары саклана.
Телемләп турыйбыз да кайнар сиропка салабыз (1 кг чистартылган алмага 1-1,2 кг шикәр һәм 1 стакан су). Әзер булганчы кайнатабыз. Сиропны чынаяк тәлинкәсенә агызып карагыз, әгәр дә ул агып китмәсә, кайнатма әзер дигән сүз.

Алмагач дөньяда иң киң таралган агач санала. Статистика буенча, һәр икенче җимеш бирә торган агач ул - алмагач. Дөньяда алма бакчасының гомуми мәйданы биш миллион гектарны тәшкил итә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International