Сентябрьдә бакчада ниләр эшләргә?

22 сентября 2022 г., четверг

Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, ә барлык төр куакларны – карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырыгыз. Болай итеп без агачларны киңәюгә китерәбез, димәк, уңыш та мулрак булачак.

Агачларга “ремонт” ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны һич җәлләми кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак. Бакчада һәрвакыт 1-2 булса да яшь үсентеләр була. Берьеллыкларның очларын өзеп ташларга киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр.

Көзен барлык үсемлекләр дә җитәрлек күләмдә дым алып калырга тиеш. Көннәр коры торган очракта бигрәк тә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International