Көзге, кышкы сортлы алмалар өлгереп бетте диярлек. Озакламый кызыл, кара миләшне җыя башлаячакбыз. Бу витамин сандыкларын әрәм итмичә, кышка ничек сакларга?
Алма, дисәң дә, алалар…
Сортын белеп, агачыннан дөрес җыеп алганда һәм саклау шартларын үтәгәндә, берничә ай буе үзең үстергән алмалар белән сыйланырга мөмкин. Җәйге сортлар («Яблочный спас», «Грушовка московская», «Масловское» һ.б.) ике атнадан ай ярымга кадәр саклана. «Волжская красавица», «Коричное новое», «Орловское полосатое», «Шафран Саратовский» кебек көзге сортлар декабрь башына кадәр бозылмый. Кышкы сортлар («Антоновка обыкновенная», «Анис розовый», «Башкирский красавец», «Ренет татарский») шактый озак – 2–3 ай саклана. Ә «Богатырь», «Московское позднее», «Синап орловский» кебек сортларны апрель аена кадәр саклап була.
Иң элек алманы дөрес җыярга кирәк. Агачтан алганда, кабыгына зыян китерсәң, алманы озак саклап булмый. Авыруларга тизрәк бирешүче иске сортлар кутыр авыруыннан (парша) зыян күрә. Бәрелмәгән-изелмәгән, кутырсызларын гына саклауга кую әйбәт. Иң элек алмаларны, йогышсызландыру өчен, алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотыгыз һәм әйбәтләп киптерегез. Һәркайсын кәгазьгә төреп, тартмага пычкы чүбе, вакланган салам яки карабодай кабыгы белән аралаштырып тезегез. Саклауга куярга 10–15 көн кала, салкынча ачык урында тотыгыз. Алмалы әрҗәләрне температурасы 0–5 градус, һава дымлылыгы 80–90 процент булган урынга (баз, подвал яки идән астына) урнаштырыгыз. Дымлылык дәрәҗәсе төшсә, сулы чиләк куярга мөмкин. Алманы башка яшелчәләр һәм бәрәңге белән бергә сакларга ярамый.
Кайбер сортлар полиэтилен капчыкта да саклана. Әмма кайвакыт «Антоновка» капчыкта көрән таплар белән каплана. Шуңа күрә аны башта вазелин сеңдерелгән чүпрәккә төреп кую хәерле.
Тагын шунысы мөһим: черек кергән алмаларны шундук алып ташларга һәм шуннан соң кулларны сабынлап юарга кирәк. Чөнки черек споралары кулдан сәламәт җимешләргә күчәргә мөмкин.