Кара миләшкә килсәк, файдалы матдәләре күбрәк сакланып калсын өчен, җимешне киптерәләр яки катыралар. Ике ысулы да бик гади. Ачык һавада да, газ мичендә дә киптерергә мөмкин. Ләкин киптерер алдыннан юарга ярамый. Кипкән җимешләрне кулланыр алдыннан гына юып алалар. Киптерү өчен, җимешләрне юка катлам итеп, подноска яки такталарга тезәбез. Җимеш тәлгәшләрен җеп белән бәйләп, элгән килеш тә киптерергә мөмкин. Ачык һавада киптергән очракта, тартмага салып, сакларга куяр алдыннан минималь температурада (40 градус чамасы) 15–20 минутлап газ мичендә киптереп алу зыян итмәячәк. Ник дигәндә, кибеп җитмәгән очракта, җимешләр бик тиз күгәрә.
Газ мичендә киптерү өчен, кара миләшне калай табага бер рәт тезәбез. Көймәсен һәм табага ябышмасын өчен, мич ишеген бераз гына ачык калдырабыз. 30–40 минут узып, җимеш бераз пешкәч, мич температурасын 60 градуска җиткерәбез яки мич ишеген ябып куябыз. Киптергәннән соң кара миләш үз төсен саклап калырга тиеш. Кызгылт яки көрән төскә керсә, җимеш артык кибеп киткән, дигән сүз.
Кызыл миләшне кайберәүләр кырау төшкәч кенә җыя. Әйе, суык алган җимешнең әчесе югала, тәмлерәк була. Ләкин ул тиз бозыла. Шуңа күрә кырау төшкәнче җыеп алу хәерлерәк. Аларны тәлгәшләп яки тәлгәшләреннән аерып саклыйлар. Миләш суыткычта катырмаган килеш 1–2 ай саклана. Ә катырылган хәлдә бер ел дәвамында үзенең файдалы сыйфатларын югалтмый.
Киптерү ысулын сайлап алган очракта, газ миче ишеген бераз ачып, 50–60 градус температурада киптерәбез, әледән-әле болгаткалап торабыз. Шулай ук ачык һавада да киптерергә мөмкин. Кипкән миләшне пыяла банкага, кәгазь яки тукыма капчыкка тутырып, саклауга куябыз.
Маринадлау
Кара миләшне юып, пыяла яки эмаль савытка тутырабыз. Маринад ясыйбыз: бер литр суга бер аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы йодсыз тоз, 2–3 канәфер, бер чеметем дарчин (корица) салып кайнатабыз. Суынганнан соң җиләкләр өстенә агызабыз.
Бал кушылган миләш
Мондый ысул миләшнең файдалы үзенчәлекләрен тулысынча саклау мөмкинлеге бирә. Миләшне юып, иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда ваклыйбыз. Шуңа 1:2 нисбәтеннән бал яки шикәр комы өстибез. Балы яки шикәре эреп беткәнче болгатып, парландырылган банкаларга тутырабыз. Кайнатманы суыткычка яки башка салкынча урынга куеп саклыйбыз.