Шимбә, 1 октябрь көнне чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды

3 октября 2022 г., понедельник

Ярминкәдә ассортимент гаять киң: биредә авыл хуҗалыгы товарлары, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан кайнатылган, ясалган кайнатмалар һәм башка бик күп товарлар сатып алырга мөмкин иде. Мәйданнарда өлкәннәргә кайнар чәй һәм коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә каралды.

   

«Казан» Агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул биредә тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән сезонлы яшелчәләр ассортименты белән танышып узды. Шәһәр халкына үз продукциясен Балтач, Нурлат һәм Саба муниципаль районнарыннан җитештерүчеләр алып килделәр.

    

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International