Бакчалардан уңышлар җыелды — яшелчәләрнең иң тәмле чагы. Үзебез үстергән яңа яшелчәләрдән бик тәмле ризык — дымлама әзерләргә мөмкин. Аны әзерләү авыр түгел, ә барлык кирәкле яшелчәләрнең әле нәкъ күп вакыты.
Безгә кирәк булыр:
Сөякле бәрән ите — 700 грамм;
Бәрәңге — 4;
Кишер — 2;
Болгар борычы — 2;
Баклажан —1;
Кәбестә — 100 грамм;
Помидор — 2;
Сарымсак — 1 баш;
Суган — 3;
Тәмләткечләр (зира, кориандр һәм башкалар);
Үсемлек мае — 2 кашык;
Яшел аштәмләткечләр.
Әзерләү барышы:
Казан төбенә үсемлек мае салабыз һәм эре кисәкләп туралган итне урнаштырабыз. Ит өстенә тоз, тәмләткечләр сибәбез. Икенче катлам — түгәрәкләп туралган кишер. Өченче катлам — суган. Шуннан соң эре итеп туралган яшел аш тәмләткечләр салабыз. Һәр катламга тоз һәм тәмләткечләр сибеп барабыз.
Хәзер инде эре түгәрәкләр итеп туралган баклажан кисәкләре тезәбез. Чираттагы катламнар — болгар борычы, янә суган, помидор һәм тагын яшел аштәмләткечләр. Шуннан соң шулай ук эре итеп түгәрәкләп туралган бәрәңгене һәм сарымсак төшләре салабыз.
Иң соңгы катлам — кәбестә. Аны эре-эре өлешләр белән салырга кирәк. Кәбестә барлык яшелчәләрне каплап, пар чыгуны тоткарлап торырга тиеш. Казанны тыгыз итеп ябып, өстен юеш тастымал белән бәйләп тә куярга киңәш ителә. Кайнап чыккач, утны бик аз калдырырга һәм 2,5 сәгать пешерергә кирәк.
Дымламага бер тамчы да су салырга кирәкми. Яшелчәләрдән сут бүленеп чыга һәм ит шул сутта пешә. Шуңа помидорны күбрәк салырга да була. Бу ризыкның исе дә баш әйләндергеч тәмле була.
Әзер дымламаны өлешләп бүлеп бирәләр. Һәр тәлинкәгә яшеләчәләрнең барлык төре дә эләгергә тиеш. Иң соңыннан тәлинкәгә итне салалар.
Бәрән ите булмаса, башка ит тә ярый. Мәсәлән, сыер ите, тавык. Тавык ите куллансагыз, яшелчәләрне бераз ваграк турарга була, чөнки тавык тизрәк пешә. Башка яшелчәләр кушарга, кайберләрен алыштырырга да була.
Ашларыгыз тәмле булсын!