Бакчагыз кышка әзерме?

11 октября 2022 г., вторник

Уңышны җыеп алуга, көзен бакчаны тиешенчә әзерләп калдырмасак, киләсе елда мул уңышка исәп тотып булмый.

Октябрьдә түтәлләрдән иң соңгы яшелчәләр: ачы торма, сельдерей, тамыр петрушка, дайкон, порей суганы, ак һәм зәңгәр башлы кышкы сортлы кәбестәләрне җыеп алып, сабакларын кисеп, киптереп, базга кертеп урнаштырабыз.

Бәрәңгеләрне таратып киптереп, соңгы кабат черекләрдән аралап, җилләтеп, базга төшерәбез. Дәлия һәм гладиолус бүлбеләрен казып алып, яхшылап киптереп, коры суган кабыклары яки сарымсак сабаклары, яисә пычкы чүбе яки мүк белән аралаштырып, картон тартмаларга яисә агач әрҗәләргә салып, базга саклауга куябыз.

Көздән утыртып калдырылган сарымсак, вак суган түтәлләребездәге суганчалар өшемәсен өчен хәстәрен күрергә дә онытмыйк. Ай ахырында түтәл өсләренә кипкән яфраклар, торф, черемә яки пычкы чүбе сибеп, мүлчәләп, кар тотарга чыбык-чабыклар салып калдырабыз.

Бакча җиләге түтәленә “Осеннее удобрение” (ул нигездә суперфосфат һәм калийдан, микроэлементлардан тора), көл, 3-4 см калынлыкта черемә яки компост сибеп җибәрсәк, ул кышны исән-имин чыгар.

Бушап калган түтәлләрне бакча сәнәге белән әйләндереп казып, язгы сулар шәп сеңсен өчен, кантарларын ватмыйча калдырабыз. Әгәр туфрагыгыз ачы булса, казыганчы җиргә акбур, известь, доломит оны кертергә онытмагыз.

Бакчадагы барлык чүп-чар, кура җиләгенең җимеш биргән карт ботаклары кисеп алып яндырыла. Кура җиләгенең яшь үсентеләрен мөмкин кадәр җиргә якынрак итеп бөгеп, кара-каршы китереп яки рәт буенча бер якка авыштырып бәйләп калдырабыз. Бу гамәлебез киләсе җәйдә уңыш бирәсе җиләк бөреләре өшемәсен өчен зарури.

Җиләклекне ничаклы ашласаң, уңышың шулчаклы булыр, ди тәҗрибәле бакчачылар. Яртылаш черегән тирес яки компост таратып, җиләк үсентеләре араларын сак кына казып чыгарга: куак төбенә кереп яшеренгән корткычларның личинкалары һәлак була, җир көпшәкләнә, су, һава әйбәт йөри, тамырлар иркен сулыш ала, җылына, көзге яңгырларда, кар суларында эрегән туклыклы матдәләр туфракка сеңә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International